Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларЭльза НӘБИУЛЛИНА → Юлъязма. Беренче көн.


Юлъязма. Беренче көн.

Эльза НӘБИУЛЛИНА
Эльза НӘБИУЛЛИНА
укытучы, сәяхәтче.
Аларга турфирмалар кирәк түгел. Үз юллары, үз маршрутлары буенча сәяхәт итәргә яраталар. Бер елны Дагстан, Әзәрбайҗан аша Грузиягә барып, аны аркылыга-буйга урадылар, аннары Төркиягә барып чыктылар. Икенче юлы – Таиланд, Индонезия, Австралия... Якын Европа илләре алар өчен күрше авыл кебек кенә тоела. 
Алар бу көннәрдә тагын юлда. Эльза, ял итәргә туктаган арада, юлда күргәннәрен язып, безгә җибәрергә вәгъдә иткән иде. Аңардан беренче хәбәр инде килде дә. Укыйбыз!   



Бу юлы безнен махсат – Скандинавия илләре табигате белән танышу. Бигрәк тә Норвегияне озаграк гизәсе килә. Урта һәм көнчыгыш Европа илләрен карау турында да хыялланабыз. Маршрутны алдан планлаштырган булсак та, вакыт ягыннан да, урын ягыннан да юлда барышлый шактый үзгәрешләр керергә  мөмкин аңа. Барысы да без уйлаганча булсын дип телик... Әлегә ирем белән икәү машинабызда Финляндия һәм Швеция аша Норвегиягә юл тотабыз.
Соңгы мизгелгә кадәр тынгы бирмәгән мәшәкатьләрне читкә куе, ниһаять, юлга кузгалдык менә. 5 июль көнне иртәнге өченче яртыда Казаннан чыктык. Шәһәр әле изрәп йоклап калды.
Гает бәйрәме иртәсен Казан-Түбән Новгород юлында каршы алдык. Дуслар, туганнар, якыннар белән телефон аша котлаштык. Барысы да хәерле юл телиләр, исән-имин әйләнеп кайтыгыз, диләр.
Эссе һавалы Казанга алмашка яңгырлы шәһәрләр каршы ала. Чабаксар, Түбән Новгород артта калды. Мәскәүне дә, төрле бөкеләрен узып, әйләнеп уздык. Юлда  кайбер урыннарда ирем белән алышынып бардык. Искәндәр бераз черем итеп алды. Әмма йокы барыбер миңа күбрәк тиде. Мәскәү, Санкт-Петербург арасында яңгырлар күбрәк булды. Машиналар да күбрәк йөри. Озын юлларда барганда, ирексездән: «Ә элек ничек йөргәннәр икән?» – дип уйлый башлыйсын. «Әнә Пьер Безухов Мәскәүдән Петербургка барган бит», – ди Искәндәр. «Поезд беләнме?» – дим мин.  «Поезд булганмы соң ул вакытта?» – ди Искәндәр. Анна Каренина Питердан Мәскәүгә поезд белән килгән инде – анысын төгәл беләм... Юл буе Пьер Безуховнын Петербургтан Мәскәүгә ничек барганын искә төшерергә тырыштык.
Юлда барганда игътибар иткән нәрсә – ул авыллар. Фәкыйрь йортлы авыллар... Хәерчелек... Татар авыллары ни тора!
Санкт-Петербургка кергәндә 1,5 сәгать тирәсе бөкедә тордык. Монда безнең беренче тукталыш. Шулай итеп 19 сәгать эчендә төньяк башкалага килеп җитеп, дусларыбызда йокларга яттык.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy