Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларХалисә Ширмән → Күңел дөньясы


Күңел дөньясы

Халисә Ширмән
Халисә Ширмән
язучы
Икенче сорау: «Миңа синнән ни кирәк?»

...Кырмыска өеменә өстән карап торганыгыз бармы икән: мыжгып торган кырмыскалар, бер-берсе белән бәрелешмичә, һәрберсе үз юлын табып, тәртипкә салынган тормыш алып баралар. Без дә нәкъ шулай. Иртәнге сәгатьләрдә урамга, җәмәгать транпортына күз салсаң, кырмыскалардан ким түгел без. Кайнашабыз. Бу кайнашу вакытында башкалар белән аралашабыз: мөнәсәбәткә керәбез. В. И. Лениннан цитата китерү модада булмаса да, аның бик шәп сүзләре бар: «Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән азат калып булмый», − ди ул «Партиячел оешма и партиячел әдәбият» дигән мәкаләсендә. Ә ни өчен аралашабыз соң без? Миңа башкалардан ни кирәк? 

1. Кеше − көтү булып яшәргә җайлашкан җан иясе. Борын-борыннан килгән гадәт буенча, кеше ялгыз яши алмый. Күмәклек кешенең геннарында ята. Ә көтүнең үзенең кануннары (3 төре) бар. Без, кешеләр, «җәмгыять» дип аталган «көтү»дә яшибез һәм аның кануннарына буйсынабыз. Миңа, җәмгыятьнең бер әгъзасы буларак, җәмгыятьтән ни кирәк?

1) дәүләт тарафыннан хокукларымның яклануы һәм хезмәтем бәрабәренә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруы кирәк; 
2) турыдан-туры җитәкченең казанышларымны күрүе (тиешле эш хакы түләүне оештыруы) кирәк;
3) коллегамның эш вакытында миңа комачауламавы, аяк чалмавы кирәк.
Күрәбез, җәмгыятькә без күңел дөньясы, хисләр белән бәйле таләпләр куймыйбыз. Шулай булгач, ни өчен соң без еш кына эштән кәеф кырылып, тискәре хисләргә батып кайтабыз һәм гаилә әгъзаларына шуны күрсәтәбез? Дөрес эшләмибез бит! Эштәгене өйгә күтәреп кайтырга ярамый, чөнки монда − башка тәртип.

2. Гаиләне дә, К. Маркс әйткәнчә, «Җәмгыятьнең кечкенә бер икътисадый күзәнәге» дип карасак, без гаиләдә дә иҗтимагый мөнәсәбәтләр урнаштырабыз, әмма алар үзенчәлекле − турыдан-туры күңел дөньясы белән бәйләнгән. Биредә берничә төрле ситуация булырга мөмкин:
1) Мин − ир-ат, гаилә башлыгы. Хатыннан миңа ни кирәк? Гаилә корыр алдыннан, бу турыда ничә процент егет уйлана икән? Уйланырга тиеш бит. Булачак хатын миңа кирәкле нәрсәләрне бирә аламы? Ә нәрсәләр кирәк? Әлбәттә, ярату, җылы түшәк, тәмле ризык, тәмле тел, сәламәт балалар һәм күңел җылысы, кайгыртучанлык. Кайгыртучанлык дигәндә, мин бер-береңә булган игътибарны, бүләкләр бирүне, бергә вакыт үткәрүне, теләкләрне үтәүне һ.б. күз алдында тотам.
2) Мин − хатын. Иремнән ни көтәм? Ярату, гаиләне материаль яктан тәэмин итү, тәмле тел, сәламәт балалар һәм күңел җылысы, кайгыртучанлык. Кызлар кияүгә чыкканда, бу турыда егетләргә караганда ешрак уйлана һәм дөрес эшли, чөнки нәсел дәвамчысы − хатын-кыз.
3) Мин − бала. Әти-әниемнән ни көтәм? Ирек, санга санау, ярату,  тәмле ризык, тәмле тел, материаль яктан тәэмин итү, күңел җылысы, кайгыртучанлык. Ни гаҗәп, әмма күпчелек балалар үзләрен ата-ана йортында ирексез, хокуксыз дип саный, иерархия ягыннан кимсетелгән итеп тоя. Җәмгыятьтә бала хокукларын яклау һәм аңлату (ювеналь юстиция) бик сүлпән оештырылган.
Күргәнебезчә, гаиләдә барыбызга да кирәкле уртак нәрсәләр бар, болар − ярату, тәмле тел, күңел җылысы, кайгыртучанлык (игътибар) − гаиләнең нигезе, фундаменты. Дүрт терәк. Болар булмаса, фундамент чери башлый, стеналарны, түшәмне күтәреп тора алмый: йорт җимерелә. Моны ир-ат та, хатын-кыз да аңларга һәм балаларга аңлатырга тиеш. Шул ук вакытта һәркемнең үзенә генә хас булган ихтыяҗлары бар. Мәсәлән, кайсыдыр иргә өйдә тәмле ризык булуы мөһим түгел. Хатыны аңа һәркөн пешереп торса да, ул аңа игътибар итмәс, чөнки ул аңа кирәкми. Ә нәрсә кирәк? Бәлки, вакытны бергә үткәрү әһәмиятлерәктер? Сорамыйча белү мөмкин түгел...

Ниһаять, боларның барысын да язганнан соң, мин иң әһәмиятле сорауны бирәсем килә: СИҢА миннән ни кирәк? 
Мин − ир. Хатыным, сиңа миннән ни кирәк?  
Мин − хатын. Ирем, сиңа миннән ни кирәк? 
Мин − бала. Әни, әти, сезгә миннән ни кирәк? 
____________________
Әйе, без җәмгыятьтә яшибез. Көн саен без үзебез кебек үк башка кешеләр белән аралашабыз. Аларның кайберләре безгә бик якын, кайберләре очраклы узгынчылар гына... Чит-ят узгынчыларга без һәрвакыт диярлек шикләнебрәк карыйбыз, аларга бездән нәрсә кирәклеген төшенергә тырышабыз. Якыннарыбызга исә андый игътибар юк. «Бергә яшибез, аралашабыз, шул җитә» − дип уйлыйбыз. Җитми шул... Якыннарның да бездән нәрсә көткәнен белү бик кирәк... 
Миңа, язучы буларак, синнән ни кирәк? 
Шушы язманы укып, үзеңнең фикерләрең белән уртаклашуың; ялгышсам, төзәтүең кирәк...
Ә сиңа миннән ни кирәк, дустым?

Алдагы сорау − «Мин сине яратаммы?»

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com