Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларХалисә Ширмән → Син концлагерьдә түгел!


Син концлагерьдә түгел!

Халисә Ширмән
Халисә Ширмән
язучы

...Бик авыр вакытлар була. Йөрәгеңне учка кысып, сиздермәгән буласың. Мондый вакытта елый алганнар бәхетле. Күз яшьләре авырлыкның күпмедер өлешен юып төшерә. Елый алмаганнарга авыр. Бу авырлыктан котылу өчен, кемдер ятып йоклый, кемдер алкоголь эчә, кемдер моңлана, җырлый, музыка тыңлый, һич булмаса, якын кешесенә шалтыратып, зар-моңын бүлешә...

...Бервакытны миңа бик авыр сүзләр әйттеләр. Ул вакытта минем аларны күтәрерлек тәҗрибәм дә, әзерлегем дә юк иде. Дөнья шулкадәр тараеп калды. Тараю гына түгел, ул мине һәрьяклап кысып алды да, тешсез әбекәй кәнфитне уч төбенә салып, изеп ашаган кебек, изде. Ваклады, тураклады. Гәүдәмне көч-хәл белән күтәреп, өйгә кайтып егылганымны хәтерлим. Ә өйдә − балалар. Аларга синең изелүең-изелмәвең һич кызык түгел, алар мәктәптән кайткан, өй эшләре эшләргә кирәк, ашатырга-эчертергә-юарга-җыярга... кирәк. Үзләре гөр киләләр. Нәрсәдән башларга, кая барып тотынырга белми утырганда, олы улым яныма килде дә, башымнан сыйпап: «Әни, ни булды?» − диде. Миңа шул гына кирәк иде инде, бөтен дөньясын онытып, елап җибәрдем. Күрәм, улымның да күзләренә яшь тыгылды, әмма еламый, мин бит аларны: «Еларга ярамый!» – дип үстергән кеше... 

− Син елама, әни. Менә уйла: беләсеңме, концлагерьдә ничек авыр булган? Беләсеңме, анда кешеләрне ничек газаплаганнар? Анда бит аларны хәтта Ү-ТЕР-ГӘН-НӘР! Син бит концлагерьдә түгел! 

Освенцим тарихын укыган икән улым...

...Еллар үтте. Балалар үсеп, егет булдылар. Инде улымның бераз моңсуланган вакытларын күрсәм, мин аны кочып алып дәшәм: «Ә син беләсеңме концлагерьдә ничек авыр икәнен?!» 

Көлешәбез...

...Сиңа да авырмы? Бөтен дөнья синнән йөз чөергән кебекме? Яшисең килми, әмма син яшәргә мәҗбүрме? Тукта! Син концлагерьдә түгел! Барысы да үтә... Бу да үтәр. Соломон йөзеге шулай ди... Белми әйтмәс:)

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy