Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБлогларХалисә Ширмән → ​Кеше киеме − керле...


​Кеше киеме − керле...

Халисә Ширмән
Халисә Ширмән
язучы
Кыска гына арада «ВКонтакте»га кунакка кереп чыкканда, дусларның хәбәрләрендә бик тә таныш юллар күзгә чалынды. Карашым туктап калды, кызыксынып, әлеге дустымның битен актара башладым. Шигырьләр яза. Соңгы элгән шигыре − минем кайчандыр 2-3 ел элек монда стенага элеп куйган бер шигырьнең үзгәртелгән варианты. Әлбәттә, аска дустым исеме куелган. Елмайдым...

...Мондый «дуслар» әзме-күпме шигырь язган һәркемдә дә бар инде ул. Гаҗәп түгел.

...Мәктәптә укыганда, мин өй эшләрен күчерергә бирми идем. Бик оят инде хәзер. Тик ул вакытта мин бу эшне бик зур гаделсезлек дип саный идем. Ничек инде, мин бит мәктәптән кайтып, хуҗалыктагы
бетмәс-төкәнмәс эшләрне (су ташып, мал карап, чүп утап һ.б.ш) эшләп кергәннән соң, арудан күзләрем йомылыр дәрәҗәгә җиткәндә, интегә-интегә төннәрен өй эше эшләп утырам, ә кемдер рәхәтләнеп урамда уйнап йөргән дә, мәктәпкә бару белән җитез генә миннән өй эше күчереп куярга тели! Гаделсезлек ич! 

...Хәзер исә күчерүчеләргә исем китми. «Күчерсеннәр, кешедән күчереп шагыйрь булганнарны күргәнем юк әле», – дип, моңа бик җиңел карыйм. «Мондый борылыш минем холыкта кайчан барлыкка килде икән?» – дип уйлап куйдым. Мөгаен, гаделлекнең юклыгына инанганнан соң булса кирәк. Гаделлекнең барлыгына ышанучылар әле хәзер дә үз иҗатын чит-ят күзләрдән сакларга тырыша, авторлык билгесен суга, үз шигырьләрен чит авторлыкта күрсәләр, бик авыр кичерәләр... Әлбәттә, бу − дөрес, үзеңнекен якларга һәм сакларга кирәк. Шул ук вакытта күңелдә җыелганны халыкка күрсәтәсе, әйтәсе дә килә... 

Дөресен генә әйткәндә, тема таба алмыйча, башкалардан урлаучыларга аптырыйм мин. «Нәрсә турында язарга инде?» – дип аптырап утырганым да юк, күз алдымда нәрсә тора, шуның турында язам. Әйтик, интернетны ачкач, күз алдыма урман сурәте ачыла икән − урман турында язам. Яшь кыз (егет) килеп чыкса, аның күзләрендә шатлыкмы, кайгымы − шуңа карап, йә бәхет, йә сагыш турындагы шигырьләр языла. Эт сурәте чыкса, аның күзләрендәге сагыш эченә кереп чумам − эт тормышы турында языла. Ул тормышны үземә, туганнарыма, дусларыма, Президентка бәйләргә мөмкин, кайсысына гына борсаң да, кеше язмышы килеп чыга... Бәлки, бу минем рәсем сәнгатендәге натюрморт һәм портрет төрләрен яратуым белән бәйледер, белмим. Әмма темага кытлык кичергәнем юк.
Шигырь ул бит размерлы кием кебек түгел, бары тик шәхси минеке, башка кешегә размеры туры килми, дип әйтеп булмый... Тота да синекен киеп куя инде ул.
...Аллага шөкер, шигърияттә кешедән калганны, кеше искесен кимәдем. Тормышта кигәләргә туры килде − балачакта тормыш шактый кысан иде. Әни алып кайткан шул иске киемнәрне күз яшьләре аша икешәр тапкыр юып киптергәннән соң гына кигәнем хәтердә.

...Кеше киеме − керле. Шигырь күчерү дә шуның кебегрәк. Әлбәттә, син ялангач йөрмисең, кием-шигырең бар. Әмма барыбер шул хис − «бу минеке түгел, бу − кешенеке!» дигән хис синең күңелеңдә яши. Киемне салып атып була, ә тамгаланган шигырьнең кере җаныңа күчә, җаның, исемең керләнә. Җиңел генә юылмый ул...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy