Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»


Яратам!!!

Халисә Ширмән
Халисә Ширмән
язучы
Яратам!!!
Ничә тапкыр кабатлап була икән бу сүзне? Соңгы елларда еш әйтә башладым бугай... Тик һәрбер «Яратам!» дип әйткән сүзем бары чын күңелдән, ихластан гына әйтелә. «Яратам!» дип әйткән кешеләремне мин чыннан да яратам. 

Яшьлек-җүләрлекләре, дуамал холыклары, мөлаем йөзләре өчен яратам. Мин китап укырга, урманда йөрергә яратам, балык, бәрәңге ашарга яратам, балаларымны, дусларымны яратам...
Ә «Сөям!» диеп бары бер тапкыр гына әйтә алдым.

Сөйгән кешем берәү генә.

Кызык, рус телендә «Люблю!» сүзенең синонимнары юк икән бит... 
Инглиз, француз, немец, гарәп телләрен карадым. Кайсында бар, кайсында юк... Яисә булып та онытылган...

«Сөю» сүзе дә телдән төшеп бара бугай... Шигырьләрдә генә калыр, күрәсең. Шушы сүзнең яшәешебездән югалуына күңел әрни...
Күп тапкырлар өйләнеп аерылган бер танышымның әйткән сүзләре истә: «Хатыннарымның бишесен дә яраттым, тик сөйгән кызыма өйләнә алмадым...»

...Сөйгәннәр белән кавышыгыз! 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy