Логотип
Блоги

Мин нинди каенана булырмын? 

Миңа да ерак калмагандыр – Каф тавы артында түгелдер. Улымның башлы-күзле булырына дим.  

 

Улым сайлаган ул кызга мин кем булырмын? Әлегә белмим... Уйландыра... Кызым булмагач, мин үзем, әлбәттә, аны кызым итеп кабул итәрмен дип хыялланам. Сердәшем, дустым итеп... Хәер, боларын барысын да тормыш күрсәтер.  

Бу көннәрдә гел әнкәйне – үземнең каенанамны  уйлап йөрим. Һәм үзем өчен кагыйдәләр төзим. 

 

Беренчесе. 

Киленемнең миңа кем дип эндәшәсе килә – шуның белән ризалашырга.  

...«Әни – бер генә, ул ике булмый!» Бу сүзне миңа кемдер әйттеме икән, әллә кайдан да булса укыдыммы, анысын хәтерләмим. Әмма кияүгә чыкканчы ук булачак каенама «әнкәй» дип дәшәчәгемне белә идем. Шулай хәл иттем – әни ике булмый! Яшьлеккә максимализм хас – мин дә яшь идем бит әле: бу карарымнан бер адым да артка чигенмәдем. «Безнең якта киленнәр каенанага «әни» дип дәшә», – дип ирем дә әйтеп карады, апалары да, юк, барыбер ризалашмадым. «Миңа «әнкәй» дию ошый!» – дидем. Чынлап та ошый иде – анысын дөресен әйттем. (Ярый әле: «Кешенең ике әнисе булмый!» – дип турыдан ярмаганмын!)  

Әнкәй шул чакта: 

– Кем дип әйтәсе килсә – шулай дәшсен, – диде сабыр гына.  

Рәхмәт аңа! Мин дә нәкъ шулай итәчәкмен: күңеле ничек тели – киленем миңа шулай дәшәр. «Гөлнур апа» гына диюенә дә ризамын. Ә нигә, нәрсәсе ярамый?! Чын күңелдән генә булсын. 

 

Икенчесе.  

Бер киленең турында икенчесенә (минем дә икәү булачаклар бит алар, Алла боерса!) начар сүз сөйләмәскә. 

Әнкәй сөйләмәде. Ялгышып та! Шуңадыр, иремнең олы абыйсы хатыны минем өчен Ринатның апаларының берсе кебек булды. Мин аны шулай кабул иттем. Килендәш дигән сүзне белмәдем. Хәзер дә белмим.  

 

Өченчесе. 

Киленеңне башкаларга гел әйбәт итеп кенә күрсәтергә.  

...Бер очракны бик еш искә төшерәм. Кара көз иде ул. Безнең әле өйләнешкән генә еллар. Иремнең туган ягына – Чирмешәнгә командировкага кайттым. Кунарга, билгеле инде, әнкәй янына кердем. Иртәгәсен командировкамның икенче өлеше Яңа Чишмә районында дәвам итәргә тиеш иде. Йокыдан уяндык әнкәй белән. Яңгыр сибәләп тора. «Ничекләр китәрсең икән?» – дип борчыла әнкәй. Минем исә башымда башка уй – киткәнче аңа чишмәдән су алып кайтырга өлгерәсе иде. (Ирем – аның җиде баласының төпчеге. Мин килеп булып төшкәндә әнкәйгә 70 яшь иде инде.) Киендем дә, чиләк-көянтәмне күтәреп суга киттем. Ә чишмә шактый ерак аларда... Кайттым. Карыйм – әнкәй  өйалды идәнен сөртеп алган. 

– Әнкәй, үзем юган булыр идем! – дим. 

– Юдым әле, – диде әнкәй. – Йә күршеләрнең берәрсе керер. Син кайтканны күргәннәрдер, килене идәнен дә юмаган диярләр... 

Юк, юк, усал итеп әйтмәде, якын итеп әйтте ул аны. 

И-и, рәхмәтле булган идем аңа шул чагында. Искә төшергәч, хәзер дә күңелемдә җылы дулкын йөгерә... 

 

Каенана-килен мөнәсәбәтләре турында сөйләшүебезнең башы гына әле. Бу хакта тагын язасым килә. Кемдер, бәлки, гыйбрәт алыр. Искә төшерүем үзем өчен дә артык булмас.  

Кемдер бу кагыйдәләрне дәвам итеп, үзенекен өстәр. Мин дә әле аларны тагын язармын. Яхшы каенана булып тумыйлар – аңа өйрәнәләр дип саныйм мин. Бергәләп өйрәник. Безгә, өлкәннәргә, ни генә булса да, яшьләргә караганда акыллырак, зирәгрәк, йомшаграк булырга кирәк. Әйбәтрәк! Киң күңеллерәк! Сабыррак! Аш белән атканга таш белән атмаслар әле...  

 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бездә (татарларда) нигәдер кайнананы гел дә усал, явыз итеп сөйлиләргә яраталар. Шуңа күрә мин дә булачак кайнанамның нинди булыр икәнлегеннән бераз шүрләп торам. Өстәвенә, күз алдында булган мисаллар да шактый. "Үз кызым - алма, килен - бәрәңге" - дип әйтә минем әни дигән иде егетем. Әллә көләргә, әллә еларга? Мин әйтәм, бәрәңге гел кирәк ул, алма белән генә тук булмыйсың дим! Язмадагы кайнанаң шикеллесе эләксен иде дип теләргә кала инде! Ә әни дип, мин дә әйтә алмас идем. Әнкәй булырмы ул, әниемме, нәнәйме. Тик минем әни бар инде! Башкаларга бу сүзне әйтә алмамын. Тагын, кайнана ерактарак яшәсен иде дип телим. Кунакка килеп-китәрлек кенә. Алай булгач бәхәсләр дә азрак булыр төсле. Анысын тормыш күрсәтер инде...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шэп фикерлэр,! Безгэ дэ кирэге ,чыга р кунелгэ. Салып куям.мин узем кайнана. Инде

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин энкэй диеп эндэшэ идем уземнен энкэйгэ. Э ирем инэй ди.Ике торле эйткэч бик жинел булды ойрэнеп китэргэ.Бер ун еллап яшэгэч иргэ эйттем, кызы белэн мине аермыйлар диеп. Э мин аларга эйттем ди, кызыгызны якын куреп, киленегезне чит итсэгез, без бик сирэк кайтачакбыз диеп.Акыллы булдылар ата инэсе.Гомер буе ,атна саен уллары авылда, ярты тормышларын ул алып барды.... Кызлары кайта бик сирэк, кич кайталар гаилэсе белэн, иртэн китэлэр.Без кунак кына мында дилэр.Эле энесенэ йортны язганга, берэр ел сойлэшми дэ йореде кызлары. Хэзер узем кайнана.Ике киленем дэ минем юбилейда эйттелэр, Рэхмэт, шундый безнен очен уллар тэрбиялэгэнгэ диеп, тагын нэрсэ кирэк. Араларына кысылмыйм, ярдэм сорасалар гына...Кулдан килгэнчэ.Аерым торулары беренче чиратта кирэк.Хэрбер гаилэ уз оясын корсын, шул тату монэсэбэтлэргэ китерэ..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ике килендэш дус яшэп була ул.Бездэ ике килен бик дус яши идек.Топчек уллары килен алгач безен дуслык бетте.

          Хәзер укыйлар