Логотип
Блоги

Кеше белән кеше юкка очрашмый

​​​​​​​Минем белән, мөгаен, килешерсез: гомер юлында кемнәр белән генә сукмакларыбыз кисешми безнең?! Кайсылары белән янәшә шактый гына озак та атлыйбыз, кемдер белән исә мизгелгә генә очрашабыз.

Әйе, мизгелгә генә. Әйтик, бер кич бер купеда бергә бару бөтен гомер белән чагыштырганда, әлбәттә, мизгел генә инде ул. Ике шәһәр арасын бер автобуста янәшә урындыкларга утырып үтү, бер самолетта очу... Бергә чират тору... Яңгырдан ышыкланып бер тукталышта басып тору... Бер мастер-класста катнашу... Китап кибетендә икең дә бер үк китапка үрелү... Театрда урыннар янәшә туры килү... Гаҗәп, әнә шул бик азга гына очрашкан кешеләр дә кайчак күңелеңдә шундый тирән эз калдыра: бер сүзе, бер гамәле, бер ярдәме, бер көтелмәгән киңәше белән. Якты, җылы эз! Искә төшкән саен җанга бер сөенеч бирә торган эз... 
Үзегез бу юлларны укыйсыз, ә үзегез инде күңелегездән шундый очрашуларны барлыйсызмы? Бардыр, андый эз калдырган кешеләр сездә дә бардыр... 
Кызык, ә безне кемнәр ничек хәтерли икән? Бармы икән андыйлар? Кемнеңдер күңелендә якты бер хатирә булып саклану өчен кайчак әлләни эшләргә дә кирәкми югыйсә. 

Бер танышым сөйли:
– Яңа фатир алдык, шуңа бу көннәрдә ремонт ясап йөрибез. Электрик кирәк булды да, танышларым берәүнең телефонын бирделәр. Очраштык бу кеше белән, нәрсәләр эшлисен сөйләшәбез. Беренче минуттан ук аңладым – каршымда чын профессиональ, үз эшенең остасы басып тора. Озак еллар Германиядә яшәп, эшләп кайткан икән.
Мин китәргә дип кузгалгач, ул такси чакыртты. Үз исәбенә! Шундый уңайсызландым.
– Нигә алай итәсез? Мин бит сезгә эш бирүче, – дим.
– Юк, мин әле эшкә тотынмадым, эшкә тотынгач кына сез әле минем өчен эш бирүче кеше буласыз, – дип җавап бирде ул.
Ренат Үзбәкстанда туып-үскән икән. «Бездә барлык ир-атлар да шундыйлар. Мин дә башкача булдыра алмыйм», – диде. Мин аны аңладым, шуңа күрә башка «юк» дип әйтмәдем. 
Ул эшкә тотынды. Берничә тапкыр күрештек: кирәк материалларны үзе сатып алган иде, акча бирергә дип бардым. Соңгы күрешүдә, Ренат эшен тапшырды да: «Ашыкма әле, мине көт. Әйдә, «Леруа Мерлен»га кереп чыгабыз, сиңа тагын нәрсәләр алырга кирәген күрсәтермен», – диде. Юлыбыз «Карусель» кибете яныннан уза. Ренат кинәт туктады да: 
– Монда җимешләр саталар, әйдә, шунда кереп чыгыйк әле, – ди. – Мин сиңа берочтан җимеш сайларга да өйрәтермен.
Кердек. Әни белән без хәзер җимеш сайлый беләбез! Әни әнә көлә: «72 ел яшәдем, җимеш ала белмәгәнмен», – ди. Мин дә 50 ел яшәп, җимешнең ниндиен алырга белмәгәнмен булып чыкты. Без бит, гадәттә, матуррак дип гел сарысын сайлыйбыз, ә Ренат: «Җимешнең карасын ал, ул Үзбәкстанда түбә астында үскән, шунда кипкән», – диде. Әйе, каракучкыл җимешләр карап торышка матур булмаса да, шундый тәмле икән. Хәтта исе дә башка! 
Җимеш сайларга өйрәткәннән соң Ренат: 
– Сиңа кечкенә генә күчтәнәч бирәсем килә. Яшел әстерхан чикләвегеннән варенье ашаганың бармы? – дип сорады.
 – Юк... – дим. 
Грециядә, Әзәрбайжанда ял иткәндә яшел әстерхан чикләвеген күргәнем булды анысы, әмма вареньесын ашаганым юк иде. 
– Менә хәзер авыз итеп кара инде алайса, – диде Ренат. 
Ул миңа бер банка варенье, тагын ике бик матур лимон алды. Аннан сатучыга әйтә:
– Бу ханым нәрсә сораса да, аңа гел иң яхшысын гына бирерсең, ярыймы. 
Варенье, чыннан да, бик тәмле булды. Без аны бик тиз ашап бетердек. Кызык өчен генә сез дә алып карагыз әле. Үзбәкләр җимеш саткан җирдә була ул. Кыяфәте дә матур, тәме дә тәмле... 
Биш көн элек бер соравым туды да мин аңа шалтырата башладым: телефоны «недоступен». Ватсапка яздым – укымый, ачмый. 
Икенче көнне йокыдан торуга исемә төшеп карадым – ватсапка һаман кермәгән. Инде бер атна кермәгән! Йөрәгем жу-у итте... Нәрсәдер булган бугай дим. Бөерем авырта, инвалидлыкка да шуның буенча чыктым дигән иде. Әллә авыртып киттеме икән соң?! Әнисе янына Үзбәкстанга китеп барса да ватсапка язганны укыр иде бит. Яки балалары янына Америкага китеп барса да укыр иде. Аның балалары дүртәү, икесе Америкада яши. 
Әни белән сөйләшәбез: «Ватсап кайда да эшли инде ул хәзер, – дим. – Дөньяның бөтен почмагында да». Хәтта кеше телефонын югалтса да, симканы яңарта ала бит. 
Интуициянең мине алдаганы юк әле: үлдеме икәнни, Ходаем?! Үз уемнан үзем куркып: «Булмас!» – дим. 
Була ала икән шул... Кеше 49 яшьтә дә китеп бара ала икән. 
Прорабка шалтыраттым: «Ренатны таба алмыйм. Сез берәр нәрсә белмисезме?» – дим.
– Ул юк инде... Үлде... – дип җавап бирде. 
Шулай сизенгән идем, сиңа гына әйтмәдем ди әни дә...
Ничек үлгән, ни булган – сорамадым. Ничек үлсә дә, кире кайтмый бит инде. Бәлки бөердер, бәлки йөрәк... 
Язмыш инде бу... Ләкин шундый кызганыч... Ремонт тәмамлангач, мөгаен, без башка күрешмәс тә идек. Бәлки бәйрәмнәрдә сирәк кенә котлашыр идек, бәлки юк... Ә күңелдә бер эз калдырды ул. Якты, җылы бер эз... Әллә нәрсә дә эшләмәде – күчтәнәчкә бер банка варенье гына бирде. Моның өчен күп акча да туздырмады. 300-400 сумдыр, бәлки. Әмма икенче яктан шундый күп бирде! Мин аңа шундый рәхмәтле... Без ул вареньены хәзер гел ала торган булырбыз. Алган саен аны искә төшерербез... Күптән түгел генә танышырга өлгергән булсак та, мин аны якын итәргә өлгергән идем. Без хәтта бер-беребезгә инде «син» дип эндәшүгә күчкән идек. Чын профессиональ булуы белән сокландырды ул мине, аннан кешелекле мөнәсәбәтләре белән. Чын ир-егет булуы белән! 
Ул бит миңа бернәрсә дә тиеш түгел иде. Гарип булсам соң... Әллә миндәйләр азмы тирә-юньдә?! Култык таяклары белән булмасам да, аның миңа мөнәсәбәте шундый булыр иде. Аның, мөгаен, бөтен кешегә мөнәсәбәте шундыйдыр... 
Әнисе турында шактый сөйләде. Әйе, татарлар. Үзбәкстанга ничек барып чыккан булганнардыр, белмим. «Анда йортыбыз, бакчабыз бар. Әни белән аларны сату турында сөйләшәбез. Аның минем янда яшәвен телим», – дигән иде. Мин әле аңа: «Моны иртәгә түгел, бүген үк эшләргә кирәк. Әниеңнең вакыты алай күп булмаска да мөмкин. Яше сиксәннән өстә дип әйтәсең бит», – дигән идем. Әлбәттә, аны Казанга күчерергә өлгермәгәндер. Әнисе килсә дә, улын күмәргә генә килгәндер... 
Хатыны турында бик яратып, горурланып сөйләде ул:
– Яшь әле ул минем, 27 яшьтә генә, – диде. – Хатыннарым берничә булды, ә монысы башка... Мине ул шундый яхшы аңлый. Нәрсәдер белән риза булмаса да, ялгыш та тавышын күтәрми. «Ренат, менә болай эшләсәк нәрсә диярсең?» – дип кенә сорый... Юлыма мондый хатын-кыз очравын мин бик озак көттем. Хыялымда аны нәкъ шундый итеп күрә идем... 
Алар әле бергә күптән түгел дип аңлаган идем. Аның хатыны өчен бу мөнәсәбәтләр дә минем варенье банкасы кебек булгандыр: тиз беткән, әмма тәме гомергә онытылмаслык булып истә калгандыр... 
Әйе, һәр кеше синең юлыңа нәрсә өчендер чыга. Бер генә очрашу да болай гына булмый. Мин моны хәзер тәгаен беләм.


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ботен эшемне ташлап укып чыктым....бер сулыштан............Искиткеч??

    • аватар Без имени

      0

      0

      "Сөембикә"ләр яза белә инде алар! Рәхмәт!

      Хәзер укыйлар