Логотип
Блоги

«Ирне ташлап йөрү буламы?!» 

Оясында ни күрсә, очканында шул була.

 

Безнең редакция журналистлары кадәр бу мәкальне күп кулланган кеше юктыр. Алдарак эшләгән бер баш мөхәрриребез: «Кызлар, җитте, башка бу җөмләне язмагыз», – дип, хәтта аны материаллардан сызган чаклар да булды. Ә без, теләсәк-теләмәсәк тә, барыбер яза торабыз менә. Халыкның үзеннән дә яхшырак итеп берничек әйтеп булмый бит... Мисаллары да адым саен чыгып кына тора. Уңай мәгънәдәгеләре дә, тискәреләре дә. Бер танышымны тыңлагач, менә тагын ирексездән шул сүзләрне искә төшердем.   

 

– Университетны тәмамлагач, эшкә үзебезнең районга кайттым, – дип сөйләде ул. – Район үзәгендә эшләдем, торуым да шунда булды. Һәр ялны исә авылга – әти-әни янына кайтып йөрдем. Ялгыз булгач, башка туганнарга караганда авылга ешрак кайтылды шул. Бакча эшләре гел минем өстә булды. Моңа инде әти-әни күнегеп бетте. 

Кияүгә соң гына чыктым. Ирем Казанда яши иде – аның янына күченергә туры килде. Ничәмә-ничә еллар әти-әнигә якын яшәгәч, аларны гел күреп торырга ияләшкәнмен – беренче мәлдә сагынып үлә яздым. Сагынуга да түзәрсең – мине көтеп торган бакча эшләре бар бит әле анда. Хәер, бакча да каралмый торырга мөмкин әле, әмма мине авылга гел тартып торган тагын башка сәбәп килеп чыкты. Мин кияүгә чыгуга әти авырып китте. Яман шеш... Өстәвенә, иң тиз тарала торганы. Күңелең белән яхшыга өметләнсәң дә, акылың белән аңлыйсың: алда көннәр санаулы...  

Авылга ни өчен ешрак кайтырга тырышуымны аңлыйсыздыр... 

Ул вакытта кайнатам да исән иде әле, һәм алар икәү җәй буе авылдагы йортларында торалар иде. Бер ялда – аларга, икенче ялда безнең якка  кайтабыз:  әти-әнине тигез күрергә сүз бирдек бит никахта, ике якны да карыйм, имеш.  

Ирем беренче мәлдә безгә минем белән бергә кайтып йөрде. Әмма бик тиз туйды. Авылга бит кунак булырга түгел, күбрәк эшләргә, әти белән әнигә булышырга кайтабыз: капканы ачып кереп, китәргә дип кире япканчы гел аяк өстендә. Кыскасы, ул нинди дә булса сәбәп табып, шәһәрдә калу җаен карый башлады. Кала икән – үз ихтыярында, «бергә кайтыйк» дип әллә ни үгетләмәдем дә: авылда аны көйләп утырмасам, башка эшкә вакытым күбрәк булыр. Бер атна үзем генә кайтып килдем, икенче атна... Өченче атнада, авылдан килеп керүгә кайнанам шалтыратты. Исәнләшүгә, төп сүзгә күчте: 

– Син ни өчен атна саен авылга кайтып йөрисең?   

Башта ни дияргә белми аптырап калдым. Әтинең авырганын ул белә иде югыйсә.  

– Әти-әни янына кайтам, – дим. 

– Туктат бу гадәтеңне! Синең хәзер үз гаиләң бар! Ирне ташлап йөрү буламы?! Кияүгә чыккансың икән, син һәрвакыт ирең янәшәсендә булырга тиеш! 

Шуннан башланды... 

Мин авылга кайтып килгән саен, ирем авызын салып каршы ала. Әйтмәсә дә, белеп торам, димәк, тагын әнисе шалтыраткан. Димәк, тагын миңа каршы котырткан. Шалтыратып үземә дә әйтте, имеш, минем авылда сөяркәм бар икән – шуңа күрә атна саен авыл юлын таптыйм икән.  

Әтинең инде хәлләре шактый начарланган вакытлар иде. 

– Сез нәрсә әйтсәгез дә, ни уйласагыз да, миңа барыбер. Кайттым, кайтам һәм кайтачакмын, – дип кенә җавап бирдем. 

Барысын да сөйләсәң бик озакка китәр.  

Очрашкан саен кайнанам гел бер сүзне сөйләде: 

– Үз гаиләсе булгач, хатын-кыз атна саен әти-әнисе янына йөгерми инде ул. Ирен карый! Мин менә кайтмадым! 

Миңа гына сөйләсә бер хәл – шул ук сүзләрне шалтыратып әнигә дә әйтте. «Кызыгызны авылга йөрүдән туктатыгыз. Авыл юлын онытсын! Ире бар аның – ире янында булсын», – диде.  

Төп аргументы һаман бер – «Мин үзем менә кайтмадым!»  

Әмма минем дә, әнинең дә аның сүзләренә игътибар итеп, аңа нидер исбатлап утырыр чагыбыз түгел иде шул: әти күз алдында сүнеп бара – аның гомерен  озынайту өчен җан тартышабыз...   

Әтине соңгы юлга озатырга кайта алмадым. Бала тудыру йортында калдым.  

Ел ашын уздырырга кайтуым да, бала белән икенче кайтуым гына иде әле. Коръән ашы тәмамлангач, кунаклар тарала башлагач, кайнанам табын артында ук тавыш куптарды. Минем беразга авылда калырга теләвемне аңлагач булды.  

Бөтен туганнар алдында миңа түгел, ярсып-ярсып әнигә ташланды ул: 

– Бу ни хәл?! Кияүгә чыккан икән – ире янында булсын! 

Әни аптырап: «Кызым, әллә алар белән китәсеңме соң?» – дип миңа борылды.  

Табын да җыймыйчамы?!  

Түземлегем төкәнде шул вакыт: 

– Мин калам! Ә сезне бу йортка башка аяк бастырмыйм! Монысы – соңгысы! – дидем. 

Шушы ун ел эчендә авылга кайтып килгән саен өйдә чыккан тавышны сөйләп бетереп буламы?! Бала булгач, беренче елдагы кебек атна саен йөрүләр юк инде ул хәзер. Бәйрәмнәрдә, җәйге ял вакытларында гына кайтыла. Әмма һәрвакыт бездән әйбәт кенә калган ирем килешебезгә үзгәрә дә куя. Суыткыч тутырып ризыгын әзерләп китәм бит әле. Авылдан аннан да күбрәк итеп алып киләм.  

Бу хәлгә инде күндем дисәм, ялганнармын. Әмма аңлый да алмадым: кияүгә чыктым дип кенә әти-әнине, туган нигезне онытып буламыни?! Онытырга ярыймыни?!  

Быел җәй кайнанама икенче тапкыр инсульт булды.  

Бу хәбәрне Уфада яшәүче апасына ирем үзе хәбәр иткән иде. Икенче көнне мин дә шалтыраттым: 

– Әни әле реанимациядә. Әлегә килеп йөрмәсәгез дә була. Палатага чыгаргач, килерсез, карарга кеше кирәк булыр, дип әйттеләр, – дим. 

Телефонның теге очында башта дәшми тордылар, аннан апасы: 

– Ә мин әле килергә җыенмадым да. Өйдән китә алмыйм, эшемнән дә бушап булмый. Кирәк икән, сиделка алырсыз, – диде. 

Телсез калдым.  

Килмәс дип уйламадым да. Ә ул чынлап та килмәде!  

Кайнанамны реанимациядән палатага күчергән көнне янында үзем кундым. Төн буе керфеккә керфек какмадым. Әни ул кичне мине танымады. Гел кызын көтте, гел миңа аның исеме белән дәште. Шундый жәлләдем аны...  

Сиделка да алмыйча булмады – без дә эштән көн дә кала алмыйбыз бит.  Әлбәттә, үзебезнең акчага. Ә бу хезмәт бик арзан тормый.  

Шөкер, барысы да артта калды инде. Хәзер әни өйдә, әмма инде ялгызын гына калдырып булмый – янында гел кемдер булырга тиеш.  

Ә кызы... кызы әле дә килеп хәл белгәне юк. Төркиягә барып ял итеп кайтты, әнисенә исә һаман да чират җитми.  

Үзенә, әлбәттә, әйткәнем юк, әмма кайнанамның: «Мин кияүгә чыккач, әниләргә барып йөрмәдем!» – дип әйтүләрен соңгы вакытта еш искә төшерәм. Ул үз әнисенә дә кайтмаган, кайнанасына да. Кызы бит шуны күреп үскән. Ул бүген әнисен кабатлый. Нишләтәсең, ни чәчсәң – шуны урасың инде... 

Юк, халыкның үзеннән дә әйбәтрәк итеп берничек тә әйтә алмыйсың!  

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер як кына тырышып булмый шул...Ике як та акыллы булырга тиеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бер яктан кияугэ чыккач ирен белэн бергэ булу кирэк. Икенче яктан атасы чирли.... Анлавымча автор узе генэ эни этисенэ кайтып йорегэн. Э апа абый сенеллэре бик кайтып йоремэгэн!Ирнен апасынын гына кире ягын курэ, карамады уз инэсен диеп. Эле ире белэн бергэ торалар. Э узлэре чит кешелэр, якын тугеллэр. Хатыны авылда булгач, берэр чит хатында тапкан диеп язылыр диеп уйладым....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, тормыш бумеранг шул...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шэхэр каенаналары шундый эгоист була микэн эллэ? Мина да бик таныш мондый хэллэр.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ни чэчсэн, шуны урырсын. 15.12 дэ язылган комментарий авторына: Хатын-кыз кияугэ ир карар очен генэ чыгамыни?! гаилэ бит ул уртак жаваплылык, уртак эшлэр. Эгэр ир ир була белмэгэн икэн, нинди якынлык була ала? Бергэ яшилэр икэн, димэк, сэбэплэре бар, суз ул хакта тугел бит. Кунеле яхшы кеше узенен эти-энисен дэ караган, купме жэберлэгэн каенанасын да ташламаган. Узенен дэ балалары игнлекле булып, энилэрен хормэттэ яшэтер дип ометлэнергэ нигез бар.

            Хәзер укыйлар