Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битБәйгеләр → "Әни янында" бәйгесе - тавыш бирү

"Әни янында" бәйгесе - тавыш бирү

04 ноября 2016
38396 карау
Бәйгенең иганәчесе - «Оренбург шәлчеләре» предприятиесе. Җитәкчесе - Альбина ӘПСӘЛӘМОВА.
Интернет-кибетнең адресы: http://shal56.ru/
Зимфира Гыйльметдинова (Казан) әнисе Мәймүнә апа белән. Әнием Теләче районы Балыклы авылында туган. Ленино-Кокушкина бистәсендә яши. Әни мине 6 яшемнән ялгызы үстерде.
Гүзәл Хәбибуллина:«Әлеге фотода мин газиз әнием – Гарипова Әнисә белән. Бүгенге көндә ул энем белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. Әниебез 44 яшендә тол калып, безне – ике баласын укытып, югары белем биреп, олы тормыш юлына озатты».
Голназ Абдуллина, "Әни янында"
Гөлнара Халиуллина
Фәнзил Гарифуллин: «Без дә әнием белән әлеге конкурста катнашырга уйладык. Әнием – минем өчен барысы да. Мин аны бик яратам. Фотода мин әнием Лилия белән».
Алия Габдрахманова: «Фотосурәттә – Дәү әнием 4 баласы белән. Балалары еш туган нигезләренә кайталар. Бу һәр ана өчен зур бәхет! Мин Дәү әниемне бик яратам, хөрмәт итәм. Сез уйнаткан бүләк – ап-ак шәл – кышкы салкыннарда дәү әниемне җылытсын иде».
Фарида Усманова: «Минем яраткан энием. Дустым,сердәшем ул минем. Мин аны бик яратам».
Энҗе Салимҗанова: «Әнием – Гимадиева Нурия Арча районында гомер итә. Без әниемнең җылысына, назына төренеп яшибез. Киңәшләрең, гамәлләрең, сабырлыгың, ярдәмең белән үрнәк булып, авырмыйча, безнең өчен сөенеп яшә. Без сине бик яратабыз!!!»
Әнием янында. Дилбәр Әхәтова. Актаныш. Әнкәйгә - 93, миңа - 55 яшь.
Миләүшә Гыйльметдинова әнисе белән.
Айгөл Ризванова. "Сәяхәткә чыкканда үзем белән әниемне дә алырга тырышам. Бу фотода без әнием Илсөяр белән Сочида. Тауларга гашыйк булып кайттык."
Сәлахова Чулпан улы Илсаф белән. Әлки районы, Базарлы Матак авылы.
Рамилә Юлдашева
Гөлназ әнисе Анна Гатауллина белән. Шәмәрдән бистәсе. «Әниемне бик яратам, исән-сау булсын.
Анна Мингалина, Зәй. Безнен сөекле әниебез - Батаева Юля, тормыш чәчәкләре, дурт кызы: Ирина, Марина, Алена, Анюта арасында. Бугенге көндә без узебез дә әниләр инде. Әнинен иң кадерле, иң якын кеше икәнен үзебез әни булгач, тагын да ныграк анлыйбыз.
Кадерле, истәлекле фото: өч буын очрашуы. Кадерле әбиебез Разия (уртада), аның ике кызы Гөлнур, Гөлсем һәм без, оныклары, Ильмира һәм Римма. Азнакай районы.
Фотосурәттә: Саҗидә Фасыйхова кызы Зәринә белән. Әлки районы, Базарлы Матак авылы.
Бу сурәттә мин, Сафиуллина Роза әнием Гәрәева Миңлегөл Миңнәхмәт кызы белән. Биш балага гомер биргән әни белән әти Арча районы Иске Кишет авылында яши. Әлеге фотога уртанчы апабызның 50 яшьлеген бәйрәм иткәндә төшкән идек.
Ләйсән, әнием Илһамия. Казан
Алсу Хаҗиева: «Фотода әнием Фәридә Хәсәншина, сеңелем Айгөл һәм мин. Әнием Сарман районы Шәрләрәмә авылында туып үскән. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә әтием Әлмир белән бик матур тормыш итәләр. Әниемне 5 оныгы да бар инде. Без аны бик яратабыз.
Гүзәл Габидуллина: «Инде үзебез әти-әниләр булсак та, әни янында рәхәт! Әлеге фотода без иң газиз кешебез, яраткан әниебез белән». Кайбыч районы.
Аскарова Лилия: "Иң газиз кешем - Әнием белән. Ул Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында әтием белән пар булып бик матур гомер итәләр. Аларны бик яратам, озын гомерле, сәламәт булып бик озак яшәсәләр иде. 
Фотоларның икесендә дә Венера ханым Кудашева кызы Регина белән.
Резеда. Зәй. Без бу фотоны «Әниләр hәм бәбиләр" дип атадык. (Әниемнең әнисе, әнием, мин hәм минем кызым Халидә). (17.03.2014, Әбиемнең туган көне).
Чулпан Сәләхова:«Әнием – бәгърем, алтыным минем!!!»
Зарипова Айгизә әнисе Гөлүсә белән.
Әниебез Галимова Сәрия 1939 елның 23нче ноябрендә Азнакай районы Таллы-Бүләк авылында туып сигез бала үстергән. Бугенге көндә 6 баласы исән-имин яшәп кайтып йөрибез. (фото сүрәтә балалары, оныклары һәм оныкчыклар).
Әниебез Әхнәпова Зәнфирә. Барысы да үзенеке: балалар, кияү-киленнәр, оныклар һәм оныкчыклар арасында.
Кызы шагыйрә Лилия Сәлахетдинова: әнием Сәлахетдинова (Вәлиева) Фәһимә Хатыйп кызы (18.10.44) Буа районы, Күл-Черкен авылы. Хезмәт ветераны, биш кыз бала анасы.
Фирдания Әхмәтҗанова: «Әниебез – Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы уллары Илдус һәм Ислам белән».
Азат Ханнанов фотосы.
"Иң бәхетле көнем! Әнием Вәлиева Светлана Хафиз кызы белән"
Яраткан әнием Вәлиева Сәрия Абдулла кызы белән. Әниебез 28 яшеннән тол калды. Әти үлгәндә миңа 6 яшь ярым гына иде, энемә – 5, сеңлемә – 2 яшь... Гомер буе эшләде, безгә югары белем бирде. (Әтиебез фронтовик иде авыр эштә имгәнеп, чирләп үлде.)
Рамилә Талипова уллары белән
Зарипова Рауза. Казакъстан, Семей шәһәре:«Әнием Зарипова Мәликә тумышы белән Кукмара районыннан. Әтиебез (Качимер авылыннан) Зарипов Вәгыйз белән биш бала үстерделәр. Бездә 1961 елдан башлап «Азат хатын» журналлары бик кадерләнеп саклана».
Алисә Абдуллина
Гөлсинә Вәлиева:«Фотода әнием Галиева Нәгыймәгә – 29, ә миңа 3 яшь. Ул күп еллар Имәнкискәдә рус теле һәм әдәбияты укытты. Аңарчы "Совет мәктәбе" журналында эшләде. Үзем дә дәү әни инде мин. Әниләр иң газиз, иң яраткан кешеләребез».
Альбина Зиятдинова: «Яраткан әнием һәм сеңлем Эльвина Кама Аланында яшиләр».
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com