Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Кайту

Гөлнур САФИУЛЛИНА
Гөлнур САФИУЛЛИНА
31 декабря 2017
529 карау
Без яңа өйләнешкән ел иде бу. Ринат белән икебез дә «Татарстан хәбәрләре» дигән газетада эшлибез (шагыйрь Ренат Харис җитәкләгән бу газетаны хәтерләүчеләр бармы икән? Шактый саллы, бүгенге «Ватаным Татарстан» форматындагы хөкүмәт газетасы иде ул. Без анда Ислам Әхмәтҗәнов (элеккеге матбугат министры), Габделхак Шәмсетдинов («Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге редакторы), күренекле журналист Илсөяр Хәйруллиналар белән бергә эшләдек. Хәер, ул вакытта алар барысы да гади журналистлар, баш мөхәррир урынбасарлары иде әле.)
Ул елны Яңа ел бәйрәме эш көненә туры килде. Җитмәсә, газета чыга торган көнгә. Минем – журналист кешенең эше иртәрәк бетте. Ә Ринат – рәссам-дизайнер: газетага соңгы нокта куелып, типографиягә киткәнче ул эш урынында булырга тиеш. Алданрак сорап китеп тә булмый – аны беркем алыштыра алмый.

Нигә без Яңа елны Казанда гына каршыламыйча, авылга кайтырга уйладык икән, анысын белмим. Тулай торакта каласыбыз килмәгәндер инде.
Көн әкеренләп кенә кичкә авышты. Мин Ринатның эше беткәнен көтеп йөрим. Бу поездга да өлгермәдек, тегесенә дә... (Туксанынчы еллар башы бу. Идел аша күпер әле салына гына. Тау ягы районнарын Казанны бары тик поезд юлы гына тоташтырган вакытлар.)
Кыскасы, без иң соңгы поездга гына өлгердек.

Ринат белән «Колангы» станциясендә төшеп калдык. Безнең белән поезддан тагын бер пар төште. Вокзал алды, әлбәттә, буш иде. Бу вакыттта нинди автобус булсын?! Станция урнашкан Колангы авылыннан Кайбычка кадәр 20 чакрым. Ә урамда буран! Күзачкысыз!

Шәүкәт исемле бер абый сугыштан кайтканда, Колангыда безнең кебек шулай поезддан төшеп калган да: «Берлиннан Колангыга кадәр кайттым, Колангыдан Кайбычка кайтып булмый», – дип әйткән дип сөйлиләр. Студент чакта юлда машина көткәндә без аның бу сүзләрен бик еш искә төшерә идек.
Менә бу юлы да...
Шушындый буранда, төнлә безне авылга могҗиза гына кайтарып җиткерә ала иде. Тик кайсы яктан көтәргә аны?
Безнең белән поезддан бергә төшүчеләр Кошманга кайтучылар булып чыкты. «Безне каршыларга килергә тиешләр», – дип әйтеп кенә бетерделәр, аларны алырга машина килеп туктады. Буш урамда, ябык вокзал кырыенда авыл кешесе сине ничек калдырсын инде – безне дә утырттылар! Кошманнан безнең авылга кадәр 7-8 чакрым кала. Егерме түгел инде!
Ә буран котыра! Юлдашларыбыз: «Бу буранда кайтып җитә алмассыз. Бездә кунып китәрсез», – диләр. Бәйрәм көнне, инде әти-әни янына кайтып җиткәндә кая ул бер белмәгән кешеләрдә кунып калу! «Рәхмәт!» – дип баш тартабыз. Никадәр үгетләсәләр дә, юк, ризалашмадык.
Кире уйласак, йортларын ничек эзләп табарга икәнен өйрәтеп, алар безне олы юлда төшереп калдырдылар.
Башка вакыт булса, 7-8 чакрымны гына җәяү дә атлап була анысы. Тик бүген түгел шул! Бу буранда ничек җәяү кайтасың?! Җитмәсә җиле дә каршыга...
«Ә хәзер нишлибез? Ничек кайтырбыз?!» – дияргә дә өлгермәдек, юлда машина уты күренде! Буран эченнән безне күрерме икән?
Ул безне аз гына узып туктады. Кабинасы буш! Бәрлебашына баруы! Безнең авылны да узып!
Кече Кайбычка җиткәнче, шофер әйләндерде дә гел бер сүзне кабатлады: «Балакайларым, ничекләр кайтып җитәргә өметләнгән идегез соң?! Мине сезгә Ходай җибәргәндер. Ун минут алдан чыксам, өлгерми идегез бит...»

Яңа елга ике сәгать калганда өйгә кайтып кердек. Әти белән әнинең, сеңелләрнең ничек гаҗәпләнгәнен күрсәгез?! Бу буранда безне юлга чыгарлар дип берсе дә уйламаган. Көчле буран икәне шәһәр эчендә сизелми шул ул... Туңарга да өлгерми өйгә кайтып җитүебезгә бик озак ышанмадылар.
Бары тик Яңа ел кичендә генә була ала торган бер могҗиза иде бу кайту.

фото: https://pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com